news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава торышы бозылган очракта офис хезмәткәрләрен читтән торып эшләтергә тәкъдим иттеләр

Вазифалары читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган офис хезмәткәрләрен һава торышы шартлары бик начар булганда читтән торып эшләүгә күчерергә кирәк. Бу фикерне ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов әйткән.

«Әгәр өйдән эшли ала торган офис хезмәткәрләре бар икән, һава шартларына бәйле рәвештә транспорт инфраструктурасына артык йөкләнеш килмәсен өчен һәм куелган бурычларны өйдә дә тулысынча үти алган, бу хезмәткәргә дә, эш бирүчегә дә уңайлы булган очракта, моны хупларга була», – дигән депутат.

Ул мондый практиканың пандемия чорында кулланылганын искәртте.

«Читтән торып катнаш эшләү эшләүне билгели торган хезмәт законы нормалары барлыкка килде», – диде Нилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot