news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстанда боз кичүләре вакытлыча ябылган

Һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстанда сәгать 10нан ике боз кичүе вакытлыча ябылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аракчино-Югары Ослан һәм Яшел Үзән-Нижние Вязовые боз юлларында хәрәкәт туктатылган.

Һава шартлары яхшыру белән боз күчүләре ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot