Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанда автобус һәм йөк машинасы хәрәкәте чикләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, федераль юлларда шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Чикләүләр 15.00 сәгатьтән һава шартларын яхшырганчыга кадәр кертелә.
«Волго-Вятскуправтодор» автомобиль юллары федераль идарәсендә автомобиль юлларының нинди участокларында чикләүләр кертелүен билгеләп үттеләр. Шулай итеп, түбәндәге юлларда хәрәкәтне чикләделәр:
М7 Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан — Уфа;
М7, Ижевск һәм Пермьга бару юллары;
М7, Кировка бару юлы;
Р241, Казан - Буа — Ульяновск;
Р239 Казан - Оренбург - Акбулак — Казахстан Республикасы белән чик;
Р239, Аэропортка бару юлы;
А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән - М7 «Идел» автомобиль юлы;
А151 Цивильск - Ульяновск.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз