news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төндә Украинаның 122 пилотсыз очкычын юк иткән

17 июльгә каршы төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 122 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Брянск өлкәсендә – 43, Курск өлкәсендә – 38, Орел өлкәсендә – 10, Воронеж һәм Смоленск өлкәләрендә – алтышар, Белгород өлкәсендә – биш, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Кырым Республикасында – өчәр, Ленинград һәм Липецк өлкәләрендә – икешәр, Тула өлкәсендә бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

Смоленск өлкәсендә пилотсыз очу аппараты калдыклары төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәм гражданлык объекты зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Василий Анохин.

Моннан тыш, Воронеждагы күп катлы йортка пилотсыз очкыч төшү нәтиҗәсендә балигъ булмаган өч бала һәм йорттагы дүрт фатир зыян күргән. Бу хакта губернатор Александр Гусев хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 5.06 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булуы хакында язып чыккан иде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымтасында хәбәр итте. Республикада аэропортлар штат режимында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot