news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава һөҗүменнән саклану чаралары бер төн эчендә Украинаның 51 пилотсыз очкычын юк иткән

Һава һөҗүменнән саклану чаралары бер төн эчендә Россия территориясендә Украинаның 51 пилотсыз очу аппаратын юк иткән, шуның 36сы – Краснодар краенда. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тагын 3 пилотсыз очкычны – Кырымда, икесен – Белгород өлкәсендә һәм унысын Азов диңгезе акваториясендә бәреп төшергәннәр.

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткәнчә, пилотсыз очкыч аппаратларының ватыклары төшкән урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли. Район башлыклары агымдагы вазгыять турында хәбәр итә. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot