news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләре өстендә 23 Украина дронын юк иткән

Россия Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре төнлә Россия төбәкләре өстендә 23 Украина дронын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, Брянск өлкәсе территориясендә 6, Орел һәм Курск өлкәләрендә 5, Калуга өлкәсендә 4, Белгород өлкәсендә 2, Смоленск өлкәсендә 1 пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot