Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россия территориясендә 16 БПЛА бәреп төшергән
Россия Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Мәскәү вакыты буенча 19:00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кара диңгез өстендә – сигез, Кырым өстендә сигез пилотсыз очкыч бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«23 июльдә Мәскәү вакыты буенча 19:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Украинаның самолет тибындагы 16 пилотсыз очкычын юк итте: сигезе – Кара диңгез акваториясе өстендә, сигезе – Кырым Республикасы территориясендә. Элегрәк, Мәскәү вакыты буенча 14:30 сәгать тирәсендә, Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород өлкәсе территориясендә Украинаның самолет тибындагы пилотсыз очкычын бәреп төшерде», - диелә ведомство хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз