news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы дөнья күрде

Галимнең “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән хезмәте Татарстан китап нәшриятында чыккан.

Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы дөнья күрде
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән хезмәте басылды. Аны Татарстан китап нәшрияты чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Хатыйп Миңнегулов үзе хәбәр итте.

Галимнең яңа китабында соңгы өч-дүрт елда язылган мәкалә-хезмәтләре тупланган.Язмаларда әдәбиятның соңгы меңъеллык тарихы, халыкара бәйләнешләре, күп кенә каләм әһелләренең эшчәнлеге, татар халкының рухи язмышы гәүдәләнгән.

"Китап алты бүлектән тора. Аның беренчесе “Үткәннән бүгенгегә: язма әдәбият, аны тудыручылар һәм өйрәнүчеләр дип атала. Ул Урта гасыр төрки-татар әдәбиятына гомуми күзәтү ясаган мәкалә белән башлана. Алга таба Алтын Урда чоры шагыйре Харәзми иҗаты яктыртыла. Бу мәкаләгә XIV йөз әдипләре Котб һәм Мәхмүд Болгари турындагы язмалар да кушылып китә. Мәкаләләрнең берсендә Тукайгача чор татар сүз сәнгатендә кулланылган жанрлар яктыртыла. “Исхакый һәм Тукай” дип исемләнгән язмада бу ике бөек затның үзара мөнәсәбәтләре хакында күзәтү-фикерләр бар. Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Габдрахман Таһирҗанов, Шакир Абилов, Шәйхи Садретдинов, Әнвәр Шәрипов һәм кайбер башка шәхесләр хакында да язмалар урын алды”, - дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

“Икенче һәм дүртенче бүлекләрдә әдәби багланышлар хакында фикер-күзәтүләр бәян ителә. Шул яссылыкта Абай, Мохтар Аузов кебек бөек әдипләрнең иҗатлары, казахның күренекле галиме Күлбәк Ергобәк эшчәнлеге, төрки дөньядагы аерым вакыйга-чаралар яктыртыла. Дүртенче бүлектә исә дөнья сүз сәнгатенең “1001 кичә”, “1001 көн” кебек мәшһүр ядкәрләре татар рухи тормышына мөнәсәбәттә махсус тикшерелә”, - ди галим.

Соңгы бүлек библиографик характерда. Анда галимнең 2014-2017 елларда басылган хезмәтләренең исемлеге һәм аның хакындагы язмаларның библиографиясе урнаштырылган.

“Татарлыкны ничек булдырырга”, “Газиз татар теле – анабыз һәм балабыз” мәкаләләре безнең өчен хәзерге вакытта бик мөһим һәм актуаль булган милләт, туган тел, милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган китап әдәбиятны өйрәнү белән генә чикләнми: ул шактый дәрәҗәдә күпгасырлык рухи тормышны, тарихны һәм бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен дә яктырта. “383 биттән торган китап татар укучылары өчен генә түгел, ә гомумән тюркология фәне, төрки кардәшләр өчен дә билгеле бер әһәмияткә ия”, - диде Хатыйп Миңнегулов.

  • Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – әдәбият галиме, тюрколог-ориенталист, педагог, тәнкыйтьче, текстолог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100