news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Тукайдан кала башка олуг шәхесләребезне дә онытмасак иде

Филология фәннәре докторы сүзләренчә, Тукай безнең тормышыбызда булачак бик күп сорауларга җавап биргән.

Хатыйп Миңнегулов: Тукайдан кала башка олуг шәхесләребезне дә онытмасак иде

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов Тукайдан башка бөек шәхесләрнең барлыгын да онытмаска кирәклеген искәртте.

«Апрель ае безнең өчен бик кадерле, чөнки бу айда безнең бөек шагыйребез, татарның йөз аклыгы Тукай туа. Шулай ук апрель Тукаебызны бакыйлыктан фанилыкка алып китә. Шуңа күрә апрель ае татар өчен үзенчәлекле, сагышлы һәм кадерле. Дөнья тарихында бөек әдипләр булган. Әмма Тукайга тиңләшерлекләр сирәк. Ходай Тәгалә аңа олуг сәләт биргән, ул гомеренең кыскалыгын тоеп яшәгән.

Әмма бөек Исхакыебыз, Мәҗит Гафуриебыз, Дәрдемәндләребез бар. Аларны да онытмаска иде, аларның эшчәнлегендә аеруча бүгенге көндә аваздаш якларга игътибар итәргә кирәк. Монда аеруча Гаяз Исхакыйга басым ясап китәр идем, чөнки Тукай аны илаһилаштырган, югары дәрәҗәгә куйган», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100