news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатыйп Миңнегулов Таҗикстанда конференциядә катнашты

Галим Дүшәнбе шәһәрендә “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашты.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 11 - 13 апрель көннәрендә Дүшәнбе шәһәрендә Хатыйп Миңнегулов Садретдин Әйнигә багышланган конференциядә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әлеге чараны Таҗик милли университеты оештырган. Конференциядә Казаннан профессор, филология фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Академиясенең гуманитар фәннәр академигы Хатыйп Миңнегулов катнашты. Галимне Таҗик милли университетының әдәбият кафедрасы җитәкчесе Мортаза Зәйнетдинов озатып йөрде.

13 апрельдә республиканың Дуслык йортында Хатыйп Миңнегулов Таҗикстандагы “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot