news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнеголов: Болгар - татарларның да үзәге булырга тиеш!

Гаяз Исхакый әйтмешли, инкыйразның читенә барып җиттек, ди әдәбият галиме.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татар телендә белем бирү cистемасы тамырдан үзгәртүләр сорый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнеголов белдерде. 
 
“Болгар ислам академиясе хакында күп сөйлибез, - ди Хатыйп Миңнеголов. – Әле күптән түгел генә ислам академиясендә булып кайттым. Бинасы яхшы, зур итеп корылган. Ә без аны нәрсә белән тутырып бетерербез икән? Анда нинди шәкертләр киләчәк? Аларны кемнәр укытачак? Болар хакында төптән уйларга кирәк. Ислам академиясендә белем бирү гарәп һәм рус телләрендә генә алып барылачакмы? Татарстан җирендә урнашкач, Болгар ислам академиясе татарның да үзәге, татар телен, әдәбиятын, тарихын да өйрәнү үзәкләренең берсе булырга тиеш. Академиядә татар теле өйрәнелми, ана телебез яңгырамый икән, шундый югары уку йортын Санкт-Петербургта да, Тула шәһәрендә дә ачарга мөмкин бит. Болгарга илтә торган юл өстендә калган авыл исемнәренең күпчелеге рус телендә генә язылган. Бу күренешкә дә күңелем сыкрап куйды, югыйсә, аннан түрәләр дә уза бит инде. Татар атамаларына игътибарсызлыктан бу. Телебез, милләтебезнең хәле бик авыр. Без инде, Гаяз Исхакый әйтмешли, инкыйразның читенә барып җиттек. Хәзер без кискен үзгәреш корырга тиеш, йә упкынга, инкыйраз чоңгылына чумачакбыз”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100