news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатынын үтергән ир ирегеннән 9 елга мәхрүм ителде

Ир исерткеч эчемлекләр ярата, көнче...

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә май аенда 33 яшьлек ир хатынын, көнләшүе сәбәпле, үтерә: пычак белән аның күкрәгенә җиде тапкыр кадый. Хатынның шунда ук гомере өзелә. Хатасын аңлап алган ир үз-үзенә кул салырга омтыла, әмма бу уеннан кире кайта. Соңыннан ул полициягә шалтыратып, барысын да сөйләп бирә. Туганнары әйтүенчә, ир исерткеч эчемлекләр кулланырга ярата, көнләшүе бик көчле була.

Суд карары белән ир каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелү шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук зыян күрүчегә (хатынның бертуган апасы) мораль зыян салган өчен 250 мең сум акча да алынды, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot