news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатынын һәм аның сеңлесен үтергән Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган иде.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Тукай районы Мәләкәс авылында үзенең 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен буып үтергәннән соң, Чаллы егетенә карата «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү Идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган иде. Мондый ерткычларча гамәленнән соң, егет әтисенең мылтыгын алып, республиканың Алабуга районындагы тукталышта автомобиль эчендә үз-үзенә ата. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100