news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыны Казанныкы булганга, Parler челтәре директорын Россия белән элемтәдә гаеплиләр

Дональд Трамп тарафдарлары арасында популяр булган социаль челтәрнең башкаручы директоры Джон Матце Казанда туган Алинә Мөхетдинова белән гаилә корган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Хатыны Казанда туган татар кызы булганга, Американың Parler социаль челтәренең башкаручы директоры Джон Матце Россия белән сүз куешуда гаепләнә. Үзен «ялган мәгълүмат буенча белгеч» буларак билгеләүче Дэйв Трой исемле кеше Twitter микроблоглар челтәрендә шундый фикере белән уртаклашкан.

«Әйдәгез, Parler турында сөйләшик. Алар (социаль челтәр — Т-и иск.) каян килеп чыккан? Компаниягә нигез салучы Джон Матце хәзерге хатыны Алинә Мөхетдинова белән 2016 елның 15 маенда Лас-Вегаста танышкан. Алинә Казаннан, Россиядән. Ул АКШта иптәш кызы белән ике атналык сәфәрдә — „отпускта“ булган», — дип язган Дэйв Трой.

Джон Матце һәм Алинә Мөхетдинова 2017 елның 2 декабрендә Казанда туй үткәргән. Алар Алинәнең әнисе — Гөлнара Мөхетдинова җитәкләгән ЗАГСта язылышкан.

Parler — шәхси мәгълүмат тарату тыелмаган һәм цензура булмау белән аерылып торган социаль челтәр. Әлеге ресурсны оештыручылар аны «сүз иреге хакимлек иткән социаль челтәр, биредә иркенләп сөйләшергә һәм үз фикереңне ачык итеп белдерергә мөмкин» дип билгели. 2020 елда уң карашларның активистлары һәм сәясәтчеләре Parler кулланырга чакыра башлагач, челтәр популярлашып китте. 

Apple компаниясе социаль челтәрнең кушымтасын 2021 елның 9 гыйнварында App Store мәйданыннан алды, бер көн алдан Google да шуны ук эшләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100