news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кызларның күпчелеге бәйрәмгә бүләк итеп туристик юллама алырга тели

Ир-атларның 68 проценты 8 мартка хатын-кызларга чәчәк бүләк итәргә җыена.

Хатын-кызларның күпчелеге бәйрәмгә бүләк итеп туристик юллама алырга тели
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырган сораштыру нәтиҗәләре билгеле. Хатын-кызларның 38 проценты бүләк итеп ялга юллама алыр иде. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты чәчәккә дә риза, 23 проценты исә театрга яки концертка билетны да яратып кабул итә.

Бүләк сертификатлары да яхшы кабул ителә. 18 дән 24 яшькә кадәрге кызлар арасында 35 проценты, сораштыруда катнашкан хатын-кызларның барысының 23 проценты сертификатка уңай карый. Бүләкләр исемлегендә гаджетлар (16 процент), көнкүреш приборлары (14 процент), зәркән бизәнү әйберләре (13 процент) һәм башкалар бар.

Ир-атларның 68 проценты хатын-кызларга чәчәк, 22 проценты косметика һәм парфюмерия, 22 проценты конфетлар, деликатеслар, спиртлы эчемлекләр, 10 проценты концертка билетлар һәм көнкүреш приборлары бүләк итәргә җыена.

Ир-атларның 3 проценты 8 мартка туристик юллама бүләк итәчәген әйткән. 7 проценты исә бөтенләй берни бирмәскә җыена. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100