news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кызлар авырлы вакытта грипп белән 18 тапкыр ешрак авырый

Казан табиблары көмәнле хатын-кызларга вакцинация узу кирәклеге хакында сөйләде.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Хатын-кызлар авырлы вакытта грипп белән 18 тапкыр ешрак авырый. 16нчы шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бала тудыру яшендәге һәм авырлы хатын-кызларны чагыштырып карасак, көмәнле хатыннарның грипп белән 18 мәртәбә авыруын ачыкларбыз. Ягъни 10 мең гүзәл затның – икесе, ә авырга узган 10 мең хатын-кызның 37-38е грипп белән чирли дигән сүз», - дип искәртте табиб.

Табиблар әйтүенчә, көмәнле хатын-кызлар, балалар кебек үк, грипп йоктыру куркынычы югары булган төркемгә керә.

«Авырлы хатын-кызларга, йөклелек чорында һәм бала тапкан вакытта проблемалар килеп чыкмасын өчен, прививка ясатырга кирәк. Вакцинацияне икенче һәм өченче триместрларда үткәрергә киңәш ителә», - дип өстәде Дәүләтшина.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100