Хатын-кызлар арасында волейбол буенча Россия кубогы "Дүртлек финалы" Казанда уза
Татарстан башкаласы хәлиткеч уеннарны икенче ел рәттән кабул итеп ала.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хатын-кыз командалар арасында волейбол буенча Россия кубогының “Дүртлек финалы” икенче ел рәттән Казанда узачак.
Бүген Бөтенроссия волейбол федерациясе турнирның хуҗасын билгеләде һәм Кубок өчен уйнаячак командалар арасында жирәбә уйнатты.
“Динамо-Казан” волейболчыларыннан тыш Россия кубогының “Дүртлек финалы”нда “Протон”, “Енисей” һәм “Уралочка-НТМК” командалары да уйный. Финалга чыгу өчен Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре "Протон" командасы белән көч сынаша. "Дүртлек финалы" 23-24 декабрьдә уза.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 27-28 декабрьдә Казанда узган турнир “Динамо-Казан” кызларының җиңүе белән төгәлләнгән иде. Казан клубы үз тарихында өч тапкыр Россия кубогына лаек булды: аның икесе (2010 һәм 2016 еллар) – Казанда, тагын берсе Краснодарда (2012 ел) булды.