Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хатын-кыз һәрвакыт игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ
Хатын-кыз һәрвакыт игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның роле нидән гыйбарәт, аналарның җәмгыятьтә тоткан урыны нинди булырга тиеш, илдә гаилә, ана һәм бала проблемасы ничек хәл ителә? Әлеге мәсьәләләр бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында он-лайн режимында узган матбугат конференциясендә күтәрелде. Студиягә Казан шәһәренең 140 нчы гимназиясе директоры Зөлфия Гыйләҗева белән күп балалы ана Рәмзия Габдрахманова чакырылган иде.
«Бүгенге Россия җәмгыятендә хатын-кызлар иң алдан барса, тискәре социаль күренешләргә урын калмас иде. Чөнки хатын-кыз йомшак күңеле аша проблемаларны нечкәрәк тоемлый». Студия кунаклары әңгәмә барышында әнә шундый фикер үткәрде. Алар фикеренчә, бүген дәүләт тарафыннан чаралар күрелсә дә, халык хуҗалыгының барлык тармакларында ир-егетләр белән тигез хезмәт куючы хатын-кызларның урынын тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен болар гына аз. Аның җәмгыятьтә тоткан урынын тиешенчә бәяләүгә киң җәмәгатьчелек белән бергә алынырга кирәк. Бу эштә хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының роле аерым билгеләп үтелде. Чөнки мондый оешмаларга халык гозерен хакимият органнарына җиткерү өчен зур вәкаләтләр бирелгән.
Матбугат конференциясендә социаль ятимлек проблемасын гаиләләр ярдәмендә хәл итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Гимназия директоры Зөлфия Гыйләҗева бу проблеманы ишетеп белүчеләрдән генә түгел. Аның педагоглык сәләте һөнәри эшчәнлегендә генә түгел, өйдә дә һәрдаим ярдәмгә килә. Ул үз баласы янына тагын бер ятимне сыендырган ана. Аның фикеренчә, бу мәрхәмәтлелек адымына кеше йөрәк кушуы буенча гына барырга тиеш. Әмма шул ук вакытта, ди ул, гаилә тәрбиясенә бирелгән ятим баланың психологик кичерешләре турында онытмаска, баланы моңа әзерләргә кирәк.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан эфирга чыккан бу тапшыруда аның кунаклары үзләренең күңел түрендәге теләкләре белән дә уртаклашты. Алар фикеренчә, тормыш йөген ирләр белән бергә тартып барган хатын-кызлар бәйрәм көннәрендә генә түгел, елның һәр көнендә янәшәдәгеләрнең һәм җәмгыятьнең ихтибарына, кайгыртуына мохтаҗ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз