news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатын-кыз логикасы: иң яхшы компас – кибет витриналары

“Татар-информ” МА проекты кысаларында үз фикере белән “Яңа гасыр” ТРК Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева уртаклашты

 (Казан, 5 март, «Татар-информ»). “Татар-информ” МА гүзәл затлардан хатын-кыз логикасының һәм интуициясенең алар өчен нәрсә аңлатканын һәм аларга таянуларын ачыклауны дәвам итә. Чираттагы респондент - “Яңа гасыр” ТРК Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева.

Алга таба сөйләү беренче зат исеменнән бара.

Мин хатын-кыз логикасы төшенчәсенә яхшы карыйм: безнең логика күңеллерәк, юмор хисе белән баетылган, интуиция белән бергә йөри һәм кыен вакытларда ярдәмгә килә. Мәсәлән, минем белән булган вакыйгадагы кебек.

Кич, Италия. Мин дусларым белән шәһәр читенә килеп чыктым. Карта юк, үтеп баручылар да, ләкин шәһәр үзәгенә бару теләге бар. Кая барырга – беркем дә белми. Нәтиҗәдә, мин бер фикер әйтәм – кибетләрнең витриналары ярдәмендә ориентирлашырга (бу бит билгеле – юл буенда кечкенә кибетләр барлыкка килә башласа, димәк, шәһәр үзәге якында гына). Ир-атлар мондый ахмак фикерне хатын-кыз гына уйлап таба ала, дип кычкырдылар, ләкин буйсындылар. Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да – кыйммәт бәяле кызыклы кибетләр барлыкка килүгә без шәһәрнең төп мәйданына чыктык!

Мин шундый ук бер ситуациядә дә иң биек бинаны эзләргә кирәк дигән фикерне әйттем – алар һәрвакыт үзәккә якын. Хатын-кыз логикасы – бик файдалы нәрсә.

news_right_1
news_right_2
news_bot