news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кыз эчендә корал онытып калдырган табибларга суд 500 меңлек җаза билгеләгән

Табибларны судка авыру үзе биргән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Уфадан бер хатын-кыз шәһәрнең 3нче бала тудыру йортын судка биреп 500 мең сум түләткән. Мәләвез шәһәрендә яшәүче Уфаның бала тудыру йорты табибларын судка биргән һәм откан, дип яза "Башинформ" «Башкортостан» ДТРК га сылтама белән.

Зыян күрүче сүзләренчә, Уфа табиблары кесарев кисеме ясаганда аның эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар. Ул организмында корыч инструментны берничә ел йөрткән. Кыстыргычны Мәләвез шәһәре табиблары медицина тикшеренүләре вакытында очраклы рәвештә ачыклаганнар һәм хатын-кыз организмыннан алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100