news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе очрашуга чакыра

Матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм “Мәрхәмәт” депутат берләшмәсе җитәкчесе Людмила Кузьминаның катнашуы көтелә

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советында дүшәмбе көнне – 26 нчы октябрьдә хатын-кыз депутатларның парламенттагы “Мәрхәмәт” берләшмәсе бурычларына һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә парламент дәресен уздыруга багышланган матбугат очрашуы уза.

ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм “Мәрхәмәт” депутат берләшмәсе җитәкчесе Людмила Кузьминаның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot