news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кыз белем алса, аның җәмгыятькә файдасы күп булмый - Рәфыйк Мөхәммәтшин

Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, киресенчә, хатын-кызларны һөнәри яктан үстерергә кирәк, дип саный.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мәдрәсәләренә быел кабул ителгән хатын-кызларның санын 25 процентка киметкәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“Белем алган хатын-кыз җәмгыятькә файда китерер дигән сүз түгел”

“Һөнәри уку йорты ул кешегә профессиональ белем бирә. Кеше әлеге белем нигезендә җәмгыятьтә үзенең урынын табарга тиеш. Мисал өчен, Мәгариф министрлыгы эш булмаган юнәлешләр буенча белем бирүне кыскарта. Бу бездә дә шулай булырга тиеш. Әгәр дә без укытып, белем биреп, ул кеше эшләмәсә, күпме акча тотып аны нигә укытырга. Бүгенге көндә абыстайларга ниндидер ихтыяҗ юк”, - диде ректор.

Аның сүзләренчә, дини уку йортларында укыган хатын-кызларның 90 проценты кияүгә чыга, күбрәк балалар тәрбияли. “Гаиләдә ана булу өчен белем дәрәҗәсе нинди булырга тиеш. Бу бик җитди мәсьәләләр. Мисал өчен, безгә 70-80 яшьлек әбиләр килә. Ул әбиләрнең РИИда укуның ихтыяҗы шул кадәр бармы? Чөнки хәзер 800 гә якын мәчеттә мәчет каршындагы курслар бар. 80 яшьлек әбиләргә әлеге курслар җитмиме икән дигән сорау туа”, - дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, хатын-кыз белем алса, аның җәмгыятькә файдасы күп булмый. Моны ректор хатын-кызларның мотивацияләр төрлелеге белән аңлата. Кайберләренең, белем алып, абыстай буласылары килә. Канәгатьләндерелмәгән амбицияләрне тормышка ашыру һ.б. бик күп әйберләр бар, ди ул.

“Дини белем белән һөнәри белемне бәйләп бирсәк, хатын-кызларның кирәклелеге икеләтә артыр иде”

Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

“Хәзер хатын-кызлар бик актив. Һәр чарада күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә. Мисал өчен, мәчет ачылуын гына алыйк. Анда күбрәк хатыннарны күрәбез. Бераз гына ир-атлар булырга мөмкин, әмма чарада 75 процентны хатын-кызлар тәшкил итә. Аннан, безнең милләттә шундый бер күренеш бар: хатын-кыз дингә килсә, ул үзенең бөтен гаиләсен дә ияртә. Ирен ул мәчеткә куып чыгара, балаларын мөселманча тәрбияли, бар гаилә дә динле була”, - диде Наилә Җиһаншина.

Аның фикеренчә, хатын-кыз файдалы булган һөнәри урыннар күп түгел.

“Безнең илдә ир-атны эшкә кабул итеп, хатын-кызны кабул итмәгәннәре бармы? Хатын-кыз файдалы булган һөнәрләр бик аз. Мәдрәсәләрдә күбрәк ир-атлар укыта. Әмма хатын-кызлар өчен дә төрле мәдәни үзәкләр оештырырга була. Тегү, чигүгә өйрәтү, һөнәр алу үзәкләре булдырырга кирәк. Хатын-кызларга дини гыйлем белән һөнәри белемне дә бәйләп бирсәк, аларның кирәклелеге икеләтә артыр иде. Чөнки ул кыз бала дини гыйлеме белән эшкә урнаша алмаса, аның кулында һөнәре була”, - дип саный эксперт.

Наилә Җиһаншина соңгы елларда татар һәм мөселман киемнәрен пропагандалау буенча күп чаралар, бәйгеләр узуын, әмма яхшы тегүче, чигүчеләрнең аз икәнен билгеләп үтте. Шуңа да ул бу өлкәне популярлаштырып, хатын-кызларны җәлеп итәргә тәкъдим итә.

“Без гарәп илләрендә яшәмибез, бездә ир белән хатын бертигез дәрәҗәдә эшли, гаилә алып бара. Гаилә корганнан соң, акча җитми башлый. Ир дә, хатын да эшли икән, ул бит аларны кыенлыклардан гына коткара, алга җибәрә. Шуңа да хатын-кызларыбызны һөнәри яктан үстерергә генә кирәк”, - диде Наилә Җиһаншина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100