Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хатлар йорты» татар телендәге открыткалардан торган яңа коллекциясен тәкъдим итте
Әлеге открыткаларның күпчелеге әниләргә багышланган.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да татар телендә открыткалар чыгара торган «Хатлар йорты» оешмасы яңа коллекциясен тәкъдим итте.
«Безнең яңа 24 открытка чыкты. Аларның төп үзенчәләге — ак фонда ясалу. Алдагы коллекцияләр белән чагыштырганда ак төскә һәм минимализмга игътибар бирдек. Ул күпкә отышлырак. Татар халкы чуарлыкны яратса да, бөтен дөнья минимализмга омтыла. Яңа открыткаларның күбесе әниләргә багышланган, чөнки аларга ихтыяҗ зур», — дип сөйләде «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйкова.
Аның сүзләренчә, татар открыткаларын сату күпкә отышлырак, чөнки ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бер төрле итеп эшләп була. «Сүзне төгәл кулланып язсаң, бер үк открытканы бик күп кешегә бүләк итеп була, Мәсәлән, „кадерлемә“, „җанашка“, диелгәннәрен кемгә дә биреп була», — ди Энҗе Садыйкова.
Җитәкче сүзләренчә, открыткада иң мөһиме — сүз. Алар татарларда гына файдаланыла торган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланган. Алар сәбәпсез генә бүләк ителә торган открыткалар да тәкъдим итә.
«Хатлар йорты» татар телендәге открыткалар чыгару белән алты ел шөгыльләнә. Оештыручылар хат язуны яңадан кулланылышка кертүне, бөтен кешегә дә бүләк итәрлек открытка ясауны максат итеп куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз