Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган открыткалар чыгарды
Оештыручылар татар колоритлы сигез открытка ясаган.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Хатлар йорты» берләшмәсе Рамазан аена багышланган открыткалар сериясе әзерләде.
«Мөселман сериясе генә ясауны максат итеп куймадык. Аны татар колоритлы итеп эшләргә теләдек. Ислам — дөнья дине ул, татарларда исә ул милли атмосфера белән берләшеп, кабатланмас яңгыраш таба, аны визуаль детальләрдә күрсәтеп була», — диләр оештыручылар.
Рәсемнәрне Сарман районыннан Алия Йосыпова ясаган. Җыелмада сигез открытка бар. Аларны республиканың мөселман брендлары белән бергәләп ясаганнар. Бу «Тантана» банкет залы, «Гүзәлем» яулыклары, алып баручы Марсель Әхмәдуллин, «Камали» косметикасы, «Эмиз» эликсиры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз