Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хатлар йорты» хуҗабикәсе Рөстәм Миңнеханов идеясенә ияреп татарча флешмоб башлады
«Əйдәгез бар милләтне хат алышырга кубарабыз! Хатлы мега флешмоб ясыйбыз!» — дип өнди татарча открыткалар иҗат итүче Энҗе Садыйкова.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән.
«Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — узара җепләрне ныгытырга, җылытырга, якынайтырга чакырабыз! Əйдәгез киләсе ике көн дәвамында якыннарга, дусларга, туганнарга, авылларга, чит төбәк һәм чит илләргә хатлар юллыйбыз!» — дип өнди Энҗе Садыйкова.
Энҗе Садыйкова һәм аның «Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе башлаган флешмобта катнашу кагыйдәләре инстаграмда @tatarhatlar аккаунтында язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз