news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатирә // ХИСАМ АГА ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Хатирә // ХИСАМ АГА ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Татар әдәбиятын өйрәнү фәне сталинизм дәверендә зур югалтулар кичерде. Ләкин мәдәниятебезне эзәрлекләү канлы тиран, һәм аның турыдан-туры кулдашлары булган Берия, Маленков, Каганович кебекләр фаш ителгәч тә, 1960 елларда да тукталмады.

1962 елда (хәзерге Галимҗан Ибраһимов исемендә йөртел-гән) Тел, әдәбият һәм тарих институтының бер төркем галим-нәре – Гаян Әмиров, Үзбәк Байчура, Камил Габдерәзиков, Бәкер Яфаров, Хисам Мөхәм-мәтов, Казан унверситетында укыткан доцент Җәвад Алмазлар эштән куылдылар. Чынлыкта, татар әдәбият белеме фәне талантлы, эшли торган хезмәткәрләреннән мәхрүм калды. Ул галимнәрнең бер өлеше Казаннан еракта, Петербургта, Себердә, Урта Азияда яшәсәләр дә, татар филологиясенә хезмәт иттеләр. Мәсәлән, Себердә филология фәннәре докторы исеме алган, Бөек Ватан сугышы елларында дошман тылында зур партизан берләшмәсе командиры булган Гаян Әмиров Тукай әсәрләренең тел байлыгын туплаган дүрт томлык “Г.Тукай әсәр-ләренең теле”, дигән 200 басма табак чамасындагы сүзлек төзеп, аны дөньяга чыгара алмый үлеп китте. Җәвад Алмазның архивында классик татар әдәбиятының XIII–XX гасырларда иҗат ител-гән истәлекләренең һәрберсенең теленә багышланган сүзлекләре нәшер ителүне көтеп яталар һ.б.

Кайбер читкә тибәрелгән галимнәребез үзләренең яраткан эшләре өлкәсендә хезмәт күр-сәтә алмыйча, аянычлы гомер кичерделәр. Алар арасында безгә мәгълүм булганы Хисам Мөхәм-мәт улы Мөхәммәтов та бар иде.

Хисам Мөхәммәтов 1930 елда Свердловски (Екатеринбург) шәһәрендә рабфак тәмамлап, аннан Оренбург педагогия институтында белем ала. Аның остазлары— Солтан Байков, Ризван Апуши, Галимҗан Нигъмәти, Латыйф Җәләй һ.б. Булачак галим алардан ныклы белем алып, Казанга килеп урнаша, өзелгән укуын Казан педагогия институтында тә-мамлый. Анда ул аспирантурага калдырыла. Җитәкчесе итеп доцент Мөхәммәт Гайнуллин билгеләнә.

Хисам Мөхәммәтовның диссертация темасы – “XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятында мәгърифәтчелек идеяләре”, — дип тәгаенләнә. Диссертациянең үзәгендә Каюм Насыйри, Заһир Бигиев әсәрләрендә кү-тәрелгән проблемалар тора.

Диссертация 1953 елда уңышлы яклана һәм 1954 елның 13 февралендә Мәскәүдәге Югары аттестация советында каралып, раслана.

Хисам Мөхәммәтов бу елларда Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый. Аның Татарстан матбугатында татар әдәбиятының башка халыклар әдәбиятлары белән багланышлары, әдәби әсәрләргә рецензияләре, коллектив хезмәт буларак 1960 елда Казанда басылган “Татар совет әдәбияты тарихы” дигән китапта 1941-1959 еллардагы татар поэзиясенә анализ ясауга багышланган очерклары һ.б. басыла.

Ләкин галимнең иң кыйммәтле хезмәтләре – “Кыйссаи Йосыф”, “Борынгы легендалар, риваять-ләр һәм бәетләр”, “XIII–XIV йөзләр әдәбияты” (анализ һәм текстологик хезмәтләр белән, 1963 елда Казанда басылган “Борынгы татар әдәбияты” исеме белән дөнья күргән коллектив хезмәткә кертеләләр.

“Борынгы татар әдәбияты” китабының әдәбият тарихыбызга кызыксынуга нинди куәтле этәргеч биргәнлеге хакында өлкән буын галимнәре онытмыйлар, димәк, бу игелекле эштә Хисам Мөхәммәтовның да өлеше зур, көче күп куелган.

Кызганычка каршы, хәзерге көннәрдә Хисам Мөхәммәтовның эшчәнлеге һәм истәлеге тәмам онытылды. Аның турында мәгъ-лүматлар табу да бер авыр эшкә әйләнде. Агымдагы елның декабрендә фидакарь әдәбиятчыбызның тууына 90 ел тула. Шушы мөнәсәбәттә булса да, аның истәлеген хәтергә төшерү кирәктер.

Хисам Мөхәммәт улы Мөхәм-мәтов 1914 елның 20 декабрендә хәзерге Курган өлкәсенә кергән Әимән исемле татар авылында туган дигән хәбәр бар. Икенче бер телдән әйтелгән хәбәргә караганда, ул Татарстанда туган. Һәр-хәлдә, галимнең туган урынын ачыклыйсы бар әле.

Әдәбиятчы Шакир ага Абилов аның белән бер елларда Свердловски, Оренбург, Казанда бергә укыган, бергә эшләгән. Шакир ага аны искиткеч кешелекле, тырыш, намуслы кеше иде, дип искә ала. Ул күп укыган, белгән. Бер чыгышында фәлсәфәче Кант исемен телгә алганы өчен генә, аны идеалистлыкта гаепләп, эштән куалар.

Ул 1962 елда Алабуга педагогия институтында беркадәр эш-ләп ала. Аннан соң Омски шәһә-рендәге педагогия институтының эстетика кафедрасына мөдир итеп чакыралар. Бу чакыруда заманында Мирсәет Солтангалиев, Мидхәт Борындыковларны Казаннан Мәскәүдәге “җаваплы эшләргә” күчерү стиле ярылып ята.

Хисам Мөхәммәтов инде Казанда чакта ук өйләнгән була. Гаиләсе белән шәһәрнең Киров урамындагы бер иске йорында яшәгән, өч баласы була. Улы физика фәннәре докторы, атом-төш физикасы буенча зур белгеч, кызларының берсе Казан авиация институтын тәмамлап, Ерак Көнчыгыштагы Арсеньев шәһәренә эшкә җибәрелә, икенчесе Омски шәһәрендә педагог булып эшли. Хатыны Халидә Дәүләтша кызы – табибә, 1989 елда Омски шәһәрендә дөнья куйган.

Хисам Мөхәммәтов үзе 1991 елның 30 декабрендә авырып Омски шәһәрендә вафат була.

Галимнең соңгы еллардагы тәрҗемәи хәле турындагы мәгълүматлар һәм рәсеме, Казанда яшәүче баҗасы, рәссам Госман Абдулловтан алынды. Хисам Мөхәммәтов турындагы истәлекләре белән уртаклашканнары өчен әдәбиятчы Шакир Абиловка һәм рәссам Госман Абдулловка үзебезнең рәхмәтебезне белдерергә кирәк дип саныйбыз.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,

филология фәннәре докторы, академик, Кол Гали исемендәге Халыкара һәм Ризаэддин Фәхреддинов исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100