news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаталанудан котыла алмыйбыз – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры җиңелүнең сәбәпләрен тупас ялгышлар җибәрүдә күрә.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов “Спартак” клубына каршы уеннан соң (3:4) уздырылган матбугат конференциясендә җиңелүгә китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышты һәм матчка карата үз бәясен бирде.
 
“Уен начар булмады. Егетләр яхшы уйнады, гол кертерлек мөмкинлекләр тудырды. Кызганыч, әлегә мөмкинлекләрдән файдалану бик үк яхшы түгел. Хаталар җибәрүебез дәвам итә, аннан берничек тә котыла алмыйбыз. Шундый ялгышлардан соң гол керттерәбез. Тулаем алганда, без дөрес юлда, дип уйлыйм. Хаталарны төзәтербез, барысы да яхшы булачак”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
 
"Ак Барс" – "Спартак" матчы өстәмә билгеләнгән вакытта 3:4 исәбе белән Мәскәү командасы файдасына төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100