Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хат ташучыга һөҗүм итеп, 166,4 мең сум акчасы булган сумкасын урлаганнар
Әлмәтнең Актүбә бистәсендә хат ташучыга һөҗүм итәләр
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ). Әлмәтнең Актүбә бистәсендә хат ташучы 35 яшьлек хатын-кызның кулына һәм башына кайчы белән кадап, җәрәхәтләр ясап, 166,4 мең сум акча булган сумкасын тартып алганнар.
Полиция хезмәткәрләре элек тә хөкем ителгән дүрт кешене әлеге җинаятьтә шикле дип тоткарлаган. 21-35 яшьлек бу җинаятьчеләрнең барысы да - Актүбә кешеләре. Берсеннән кайчы һәм урланган акчалар табылган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Егетләргә 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный. Бу хакта”Әлмәт таңнары” басмасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз