Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хастаханәләргә туберкулезны ачыклый торган 18 мең тест биреләчәк
Республика хастаханәләре 58 миллион сумлык тест һәм медикаментлар алачак.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Григорий Князев). Хастаханәләргә туберкулезны ачыклый торган 18 мең тест биреләчәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы “Таттехмедфарм” предприятиесе белән контракт төзеде. Бу хакта дәүләт сатып алулары рәсми порталында хәбәр ителә.
Ике яклы килешү республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрен медикаментлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медикаментлар сатып алуга 58 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.
Контракт шартлары нигезендә, республика хастаханәләре туберкулезны ачыклый торган 18 мең тест һәм туберкулезга каршы 53 мең аллерген ампуласы алачак.
Препаратлар 2018 елның 31 декабренә кадәр сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз