news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хастаханә эчендәге инфекцияләрдән котылу чарасы табыла

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында дәвалау-профилактика учреждениеләрендә хастаханә эчендәге инфекцияләр белән йогышлануны кисәтү мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үтте

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында дәвалау-профилактика учреждениеләрендә хастаханә эчендәге инфекцияләр белән йогышлануны кисәтү мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда министрлык белгечләре һәм «ЗМ Россия» ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Билгеле булганча, хастаханә эчендәге инфекцияләр проблемасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Россинең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучы халыкның 6-7 процентының шундый инфекцияләр корбаны булуы мәгълүм. Хәзерге вакытта төбәкләрдә дә андый инфекцияләр белән йогышлану очраклары күзәтелә. Бүгенге көндә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен инфекциягә каршы стерилизация чараларын уздыру мөһим. Кисәтү чарасы булып медицинада кулланыла торган материаллар һәм кораллардагы, авыру кешенең әйләнә-тирәсендәге объектлардагы патоген организмнарны үтерү тора.
ЗМ компаниясе хастаханә эчендәге инфекцияләрдән котылу өчен махсус стерилизация җиһазлары, микробларны үтерүче хирургия чаралары, бер тапкыр кулланыла торган кием-салымны, ятак әйберләрен күпләп чыгара. Комания вәкилләре министрлык җитәкчелегенә йогышлы инфекцияләрдән котлыу әмәле дип берничә тәҗрибә проектын тормышка ашырырга тәкъдим итте. Беренче булып тәҗрибә ясауга Республика клиник хастаханәсе кушылачак. Уңай нәтиҗә булганда, заманча материалларны башка медицина учреждениеләрендә дә куллану планлаштырыла, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100