Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хастаханәдә дәваланучылар да сайлауда тавыш бирә алачак
Йогышлы авырулар госпитальләреннән бюллетеньнарны алып чыкмаячаклар, инфекция таралуын кисәтү өчен, махсус сейф-пакетлар кулланыла.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хастаханәләрендә, шулай ук «кызыл» зонада дәваланучылар сайлауда тавыш бирә алачак.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтүенчә, тавыш бирергә теләгән пациентларның исемлеге төзелә.
«Вакытлыча ясалган йогышлы авырулар госпитальләрендә дәваланучылардан мөрәҗәгатьләргә нигезләнәчәкбез. Вакытлыча сайлау участоклары оештырыла, госпитальләрдә эшләүче хезмәткәрләр сайлау комиссияләре әгъзалары була», — диде Владимир Жаворонков.
Аның сүзләренчә, мондый госпитальләрдән бюллетеньнарны алып чыкмаячаклар, инфекция таралуын кисәтү өчен, махсус сейф-пакетлар кулланыла.
Гади хастаханәләрдә теләге булган һәр пациент ябык сайлау участокларында тавыш бирә алачак. «Бу инде билгеле процесс. Пациентларга аңлату эшләре бара. Мөрәҗәгать булса, аларның теләкләре тормышка ашырыла», — диде.
17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлау һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз