news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Харьков мәчете 100 еллыгын билгеләде

Харьков мәчете 100 еллыгын билгеләде

(Симферополь, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Бүген Харьковта Лопань елгасы ярында салынган мәчетнең 100 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булды. Анда шәһәр башлыгы Михаил Добкин, өлкә дәүләт хакимияте башлыгы урынбасары Николай Бабаев, Донецкий шәһәре имамы Руслан хәзрәт, Алчевск имамы Гыйрфан әфәнде, шулай ук Киев, Запорожье, Харьков татар үзәкләре рәисләре катнашты. Мәчетнең яңадан эшләнгән манарасына 22 сентябрьдә ике ярымай куелды.

Мәчетнең ачылышының бүген уздырылуы юкка гына түгел, Харьковның мөселманнар җәмгыяте рәисе Р.Брагин белдерүенчә, бер гасыр элек нәкъ менә 23 сентябрьдә, тәүге тапкыр мәчет үзенең ишекләрен ачкан. Заманында Украинаның иң зур иман йортларынннан берсе саналаган мәчет хәрби татарлар тырышлыгы белән төзелгән була. 1918 елга кадәр мәчеттә имам вазифасын Рәхим Үзбәков башкарган. Шул елны ул кулга алына, ике атнадан азат ителгән мәчет башлыгы вафат була.1936 елда мәчет мәктәп ролен үти, биредә үк кешеләр дә яши һәм шул рәвешле ул үзенең төсен югалта.

Яңа мәчет исә искесе нигезенә салынган. Аның намаз залы 150 кв.м. булса, укыту залы 80 кв.м. мәйданны били. Рәшид Брагин әйтүенчә, иман йорты төзелешендә Харьков мәхәлләсе һәм Катар белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең хәйрия фондлары ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot