news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Харбинда Татарстан көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды

Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм провинция губернаторы Хэйлунцзян Ван Вэньтао ачтылар.

Харбинда Татарстан көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды
tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Харбиндагы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао ачтылар», - диелә хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлылар исеменнән Кытай халкына иминлек теләде.

«Бүген без сезгә татар халкы һәм илебез мәдәнияте үрнәкләрен күрсәтәчәкбез. Бу кичә сезнең хәтерегездә калыр дип ышанабыз, — диде ул. - Ышанам: хезмәттәшлекне үстерү Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу бәйрәмдә катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм һәм концертны күңелле итеп каравыгызны телим».

Дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Петр Чайковский, Камил Сен-Санс, Шарль Гуноның дөньякүләм танылган әсәрләре, шулай ук Нәҗип Җиһановның, Фоат Мансуров, Резеда Әхиярованың һәм башка авторларның музыкаль әсәрләре белән таныштырды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot