Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Харбинда эшлекле форумда Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим иттеләр
Форум катнашучылары арасында Россиядәге Haier компаниясе җитәкчесенең республикадагы эш тәҗрибәсе турында сөйләве кызыксыну уятты.
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Бүген Харбинда “Татарстан- Хэйлунцзян” эшлекле форумы узды. Анда Россия һәм Кытай төбәкләре җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов һәм Ван Вэньтао катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга республикага күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Һәм чарада үзара хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр ачылыр һәм уртак проектлар буенча килешүләр булыр дигән ышаныч белдерде.
Форум башында Хэйлунцзян провинциясенә һәм Татарстан Республикасына багышланган роликлар күрсәтелде. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Татарстанның сәүдә-икътисад һәм инвестицион потенциалы буенча презентация ясады.
Татарстанның КНРдагы яңа сәүдә-икътисад вәкиле Евгений Горшков Кытай инвестицияләрен җәлеп итү өчен мәйдан буларак, “Алабуга” махсус икътисади зонасының мөмкинлекләре турында сөйләде.
Форум катнашучылары арасында Россиядәге Haier компаниясе генераль директоры Сунь Чжэнхуның республикадагы эш тәҗрибәсе турында сөйләве зур кызыксыну уятты. Кытай ягы вәкилләре Харбинның яңа районы үсеш проектын һәм “Быдануанг” авыл хуҗалыгы компаниясе проектларын тәкъдим итте.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян губернаторы Ван Вэньтао Казан белән Харбин арасында туры авиарейс ачу турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз