news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сораштыруда катнашучыларның һәр икенчесе кыскартылган эш атнасына күчүне хуплаган

Эш урыннары белән тәэмин итүчеләр дүрт көнлек эш атнасын кертү турында, коронавирус пандемиясе вакытына караганда, хәзер сирәгрәк фикер алыша. Әмма сораштыруда катнашкан казанлыларның яртысына бүгенге көндә әлеге яңалык ошар иде. Бу хакта SuperJob.ru үткәргән сораштыру мәгълүматлары дәлилли.

«Бизнес дүрт көнлек эш атнасына күчүне планлаштырмый. Бүген мондый график шәһәр компанияләренең 2 процентында гына кертелгән», – диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта кыска эш атнасы идеясен Казанда сораштыруда катнашучыларның һәр икенчесе хуплый диярлек. Сораштыруда катнашкан 34 яшькә кадәрге казанлылар арасында мондый эш атнасын хулау дәрәҗәсе 65 процентка җитә. Кыскартылган эш атнасын хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак хуплый.

Шәһәрдә яшәүче өч кешенең икесе дүрт көнлек эш атнасында стандарт биш эш көнендә үтәлә торган күләмдә эш башкара алачагын әйтә. Җавап бирүчеләрнең 25 проценты моны мөмкин хәл түгел дип саный. 34 яшькә кадәрге респондентлар арасында үз көчләренә ышанучылар күбрәк.

Бушаган көнне шәһәрлеләрнең 20 проценты гаилә һәм балалар белән үткәрер иде, 18 проценты – ялга, ә 17 проценты квалификация күтәрүгә һәм чит телләрне өйрәнүгә багышлар иде. Һәр җиденче кеше буш көнне вакытлыча эшләп кайтырга, ә һәр тугызынчысы вакытны өй эшләренә багышларга уйлый.

Сораштырылучыларның 6 проценты буш көнне яраткан шөгыленә, 5 проценты спортка һәм җәяү йөрүгә, 2 проценты эшләми торган көнен шәхси эшләргә бик теләп багышлаячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100