news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт алды

Ярышларның беренче көне Татарстан чаңгычыларына медаль китермәде.

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Ханты-Мансийкида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты башланды. Илнең 40тан артык төбәгеннән җыелган иң көчле чаңгычылар арасында Татарстаннан да 30га якын спортчы катнаша.

Бүген, ярышларның беренче көнендә, скиатлон төре буенча җиңүчеләр ачыкланды: ир-атлар – 15+15, ә хатын-кызлар 7,5+7,5 чакрым арага җитезлектә көч сынашты. Ир-атлар арасында, алдан фаразланганча, финишка беренче булып дөнья чемпионы Сергей Устюгов (Ханты-Мансийск) килде. Икенче урында – Алексей Червоткин (Мәскәү), өченчедә Александр Большунов (Төмән-Брянск). Шунысы игътибарга лаек: көмеш һәм бронза медаль ияләре җиңүчедән 0,1 һәм 0,2 секундка гына калышты.

Хатын-кызлар арасында Төмәннән Ольга Репницына җиңү яулады. Икенче урынга Алиса Жамбалов (Бурятия), ә өченче баскычка Полина Кальсина (Ханты-Мансийск) күтәрелде.

Татарстанның ир-ат чаңгычыларыннан иң югары күрсәткечкә Тәтеш чаңгычысы Артем Николаев иреште. Ул финишка 47 нче булып килде. Республика хатын-кызлары уңышлырак чыгыш ясады – Яшел Үзәннән Светлана Кузнецова 17 нче урынга күтәрелде. Ә бер юлы Вологодск һәм Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевская – алтынчы урында. Бала ялыннан соң спортка әйләнеп кайткан Алия Иксанова (Түбән Кама) – 34 нче урында калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100