news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ханты-Мансийск өлкәсендәге матурлык бәйгесендә татар кызы махсус бүләк алган
Бәйгедә мари, чуваш, ханты, рус, украин милләтеннән 18-30 яшьлек кызлар катнашкан.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Ханты-Мансийск автоном округының Советский шәһәрендә "Северяночка" матурлык конкурсында татар кызы Руфинә Манапова махсус бүләккә ия булган. Бу хакта "Импульс" мәдәният йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Руфинә Маннапова Пионерский бистәсенең "Дуслык" татар-башкорт клубы исеменнән конкурста катнашкан.
- Бәйгене Советский шәһәре Советский районы Татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән. Анда мари, чуваш, ханты, рус, украин милләтеннән 18-30 яшьлек кызлар чыгыш ясаган.
"Северяночка" конкурсы ике этапта узган. Кызлар үзләре белән таныштырган, милли ризыклар пешереп, алар хакында сөйләгән, иҗади һәм белем ягыннан үзләрен күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2