news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Мансийск шәһәрендә татар әкияте мотивлары буенча спектакль-балет куйдылар

«Урман әкияте» дигән тылсымлы тамаша Себернең сәләтле балалар сәнгать үзәге сәхнәсендә узды.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Л. Якобсонның «Шүрәле» балеты мотивлары буенча куелган спектакль премьерасы округ башкаласында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага төрле яшьтәге тамашачылар җыелды һәм күргәннәрдән бик канәгать калды. Шул вакыттан бирле «Урман әкияте» Ханты-Мансийск шәһәрендә яшәүчеләр арасында аеруча популяр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, спектакль XX гасырның күренекле хореографларының берсе - Леонид Вениаминович Якобсонның тууына 115 ел тулуга багышланган.


news_right_1
news_right_2
news_bot