Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-манси автономияле округында хореографик һәм фольклор коллективларының “Шома-бас” татар халык биюләре фестивале була
Округ фестиваленда аерым башкаручылар, дуэтлар, фольклор һәм профессиональ коллективлар, шул исәптән балалар һәм олылар җәлеп ителә
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). 17 ноябрь сәгать көндезге 1дә Сургут шәһәренең “Строитель” Мәдәният йортында (Сибирская, 2) Ханты-манси автономияле округы күләмендә беренче тапкыр хореографик һәм фольклор коллективларның “Шома-бас” татар халык биюләре фестиваль-конкурсы башлана, дип белдерә аны оештыручылар.
Халкыбызның бай традицияләре белән таныштыруга, милли бию үрнәкләрен танытырга, татар хореографиясен үстерүгә этәргеч бирүне максат иткән әлеге милли чараны Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе, төбәк хакимияте белән берлектә, оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз