news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ханты-Манси автономияле округында быел егерме Сабан туе узачак
Язгы чәчү тәмалануга багышлнаган милли бәйрәмне округ халкы 8 июньдә башлап җибәрә.
Скопировать ссылку
Рамиль Гали/архив
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Быел Ханти-Манси автоном округында Сабан туен 20 торак пунктта уздырачаклар. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономисе хәбәр итә.
Милли бәйрәмне округ халкы 8 июнь көнне Акъяк шәһәр тибындагы бистәдә, Лянтор, Югорск һәм Лангепас шәһәрләрендә уздырачаклар. 12 июньдә Түбәнсортым бистәсе халкы Сабан туена әзерләнә.
15 июнь көнне берьюлы алты урында: Федоровский шәһәр тибындагы бистәдә, Салым бистәсендә, Мегион, Когалым, Нижневартовск, Нефтеюганск калаларында Сабан туе үтәчәк. 16сында исә Сургут, Урай шәһәрләре халкы бәйрәм итә.
Кичке Сабан туе 21 июньгә билгеләнгән. Аны Покачи шәһәрендә оештырырга ниятиләр. Өлкә Сабан туе 23 июнь көнне Нягань каласында узачак.
Моннан тыш, Ханты-Манси, Советский шәһәрләре, Излучинск һәм Пойковский җирлекләрендә дә язгы чәчү тәмамлануга багышланган бәйрәмне билгеләп үтәргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot