Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-Манси автоном округының Акъяр бистәсендә якшәмбе татар мәктәбе ачылды
Сургут районында якшәмбе мәктәбе дәресләре ике адрес буенча узачак.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Ханты-Манси автоном округындагы Сургут районының Акъяр бистәсендә якшәмбе татар мәктәбе ачылды.
Бу хакта «Умка» иҗади үсеш үзәге җитәкчесе Рәзилә Хәирова социаль челтәрләрдә хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
«Акъяр» татар җәмгыяте ярдәме белән «Умка» балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше үзәгендә якшәмбе татар мәктәбе ачылды.
Сургут районында якшәмбе мәктәбе дәресләре ике адрес буенча узачак. Акъяр бистәсенең Горький ур., 33 йорт адресы буенча урнашкан «Телләр үсеше үзәге»ндә һәм Сургут шәһәренең Кукуевицкий ур., 14/1 йортта урнашкан үзәктә. Дәресләрне Акъярның 3 нче урта мәктәбе укытучылары алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз