news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ханты-Манси автоном округында күпер ишелеп, кешеләр зыян күргән

Һәлакәттә ике кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Ханты-Манси автоном округының Нефтеюганск районында күпер ишелгән. Бу хакта РИА "Новости"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Һәлакәттә ике кеше үлгән, җиде кеше зыян күргән.

Гадәттән тыш хәл урынында оператив штаб вәкиле сөйләгәнчә, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр - “Мостоотряд” эшчеләре. Аның сүзләренчә, хастаханәгә озатылган кешеләрнең берсе авыр хәлдә, 6 эшченең хәле – уртача авыр.

Күпернең реконструкциядә булуы билгеләп үтелә. Күпер ишелгәннән соң аннан "КАМАЗ" һәм кран төшеп киткән.

Гадәттән тыш хәл нечкәлекләре ачыклана. Һәлакәт урынында тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100