news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты

Сургут шәһәрендә 120дән артык милләт яши.

Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты
tatar-congress.org

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Өч көн дәвамында Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияты алдынгылары, "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге уңганнары, "Сандугач" ансамбле йолдызлары, Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге, Якшәмбе татар мәктәбе мөгаллимәләре, укучылары, әти-әниләре, барысы бергә бердәм булып, шәһәрдә яшәүче халыкка татар халкының үткәне, борынгысы, татар телен, мәдәниятын, сәнгатен тәкъдим итте.

Сургут шәһәрендә 120дән артык милләт яши. Шушы өч көн дәвамында, шушы истәлекле бәйрәм көнендә күпме халыкны алар үз янына җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100