news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкта шәҗәрәләр белән кызыксыну арта – Җәлил хәзрәт Фазлыев

Ул Балтач районы Бөрбаш авылындагы 83 хуҗалык кешеләренең Чыңгыз Айтматов нәселе белән бәйлелеге ачыкланганын әйтте.

Халыкта шәҗәрәләр белән кызыксыну арта – Җәлил хәзрәт Фазлыев
Александр Эшкинин

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бала, нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Шул күзлектән караганда да, шәҗәрә белән кызыксыну – кирәкле эш. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Бүген ул Казан Кремлендә "Генеалогик тикшеренү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

“Мәктәпләрдә дә балаларның шәҗәрәләрен сорыйлар. Тарих белән кызыксыну арта. Әти-әнинең бала алдында никахка әзерләү, яхшы нәселдән кеше табып бирү бурычы бар бит. Бала, нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Шул күзлектән караганда да, бу - кирәкле эш. 2002 елда бу өлкәдә эзләнүләр башлаган идем. 5 ел эчендә бөтен авылның шәҗәрәсен эшләп бетердем, альбом кебек ясап, мәчеткә куйдык. 83 хуҗалыкның 17 буыны билгеле, күбесенең 11 буыны мәгълүм. Үзем дә 15 буынымны беләм. Авылдагы 220 хуҗалыкның шәҗәрә агачы китапка төшереп язып куелган. Халыкны кызыксынмый дип әйтмәс идем”, - дип белдерде Җәлил хәзрәт.

Баш казый нәсел агачын төзегән, тикшергән вакытта, авылның ярты халкының Чыңгыз Айтматов белән бәйлелеге ачыкланганын әйтте. “Чөнки аның әнисе Мәчкәрәдән чыккан, Мәчкәрәгә безнең Бөрбаш авылы нигез салган. Мәчкәрәдә ул нәсел бөтенләй калмаган, ә бездә 83 хуҗалык кешеләре - әле шул нәсел вәкилләре”, - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый киләчәктә нәсел агачын төзү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтү кирәк булуын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100