Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә
Күпчелек яңалыклар башисемнәре буенча гына укыла.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.
«Халыкның яртысы сайтларга мобиль телефоннардан керә, күпчелек яңалыкларны башисемнәре буенча гына укый, сайтта уртача 1,2-2 минут вакыт булалар, видеоны уртача 15 секунд кына карыйлар», — диде.
Аның сүзләренчә, Татарстан халкының 76 проценты Интернеттан көн саен файдалана һәм 58 проценты көн саен социаль челтәрләргә керә.
Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз