news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкны яман шешкә вакытында тикшеренергә дин әһелләре үгетләячәк

Онкологлар төрле конфессия вәкилләрен онкологик авыруларның башлангыч диагностикасы әһәмияте турында сөйләүләрен сораячак

Халыкны яман шешкә вакытында тикшеренергә дин әһелләре үгетләячәк
Султан Исхаков

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Онкологик авыруларны башлангыч чорда ачыклау өчен, халыкны диагностик тикшеренүләр узуга үгетләү эшенә дин әһелләре дә үзләреннән өлеш кертүе ихтимал. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Безнең максат – башлангыч чорда профилактик тикшеренү культурасын тәрбияләү. Без, онкологлар өчен, пациентның тикшеренүгә сәламәтлеге ягыннан берни борчымаганда, клиник билгеләр барлыкка килгәнче, килүе мөһим. Кеше чирнең клиник билгеләре стадиясендә килгәндә, кагыйдә буларак, авыру инде шактый дәрәҗәдә үсеш алган була. Шуңа күрә без профилактик диспансер тикшеренүләре әһәмияте турында сөйлибез”, - дип белдерде Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин.

Баш табиб әйтүенчә, узган елда яшьләр даирәсендә вазгыятьнең яхшырак булуы күзәтелгән. Ә менә эшкә сәләтле кешеләр арасында проблемалар бар. “Кешенең сырхауханәгә барып тикшеренергә вакыты юк. Соңга калган очракларга анализ ясаганда,  30 процент очракта шешнең тирәнгә китү очракларының сәбәбе – вакытында тикшеренүдән баш тарту. Моннан аеруча өлкән яшьтәгеләр интегә, шуңа күрә без дин әһелләрен җәлеп итәргә ниятлибез. Өлкән буын вәкилләренә тикшеренергә кирәклекне алар да аңлатсын иде. Олы яшьтәгеләр үзләренең ул-кызлары, оныклары алдында үз сәлаәмтлекләре өчен җаваплылык тойсын иде. Моңа ирешә алсак, бу чираттагы уңыш булачак”, - диде Илдар Хәйруллин. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл үткәрү ниятләнә.

Баш табиб, төрле сәүдә үзәкләрендә акцияләр, мәгълүмати кампанияләр уздыруның максаты халыкта тикшеренү алдыннан булган куркуны бетерү, дип билегләде. “Кешеләр диспансер тикшерүенә килсен, сәламәтлеген кайгыртсын. Сүз шул хакта бара. Халыкның һәр төркеме өчен үзенең мәгълүмат каналы бар. Яшьләр өчен бу социаль челтәрләр, урта яшьтәгеләр өчен матбугат, радио, телевидение, төрле акция, мәгълүмати кампанияләр булса, өлкән яшьтәгеләр өчен дә үз каналлары бар. Без һәр төркемнең спецификасын исәпкә алырга тиеш. Олырак яшьтәгеләр чиркәүгә, мәчеткә барса, үзара аралашып, үз мохитләрендә фикер алыша, шуңа күрә шушы аудиториядәге лидерлар тикшеренү кирәк дигән фикерне алга сөрергә тиеш”, - ди Илдар Хәйруллин.

Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов сүзгә кушылып: “Теләсә нинди конфессия сәламәтлекне кайгырта. Дин әһелләре башлангыч диагностика турында күбрәк белеп, халыкны хәбәрдар итсәләр, ярдәм итәр дип уйлыйм”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100