Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халыкны тарихи мирасыннан мәхрүм итү кемгә кирәк?
Халыкны тарихи мирасыннан мәхрүм итү кемгә кирәк?
(Екатеринбург, 11 апрель, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Урал башкаласы булып саналган Екатеринбург шәһәрендә тарихи мирас исемлегенә кертелгән биналар бик күп. Алар арасында биредә яшәүчеләр өчен бик таныш булган Тынычлык һәм Дуслык йорты, Пушкин йорты, Профсоюзлар йорты һ.б. бар. Алар барысы да шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан һәм үзенчәлекле архитектура бизәкләренә бай булган йортлар. Соңгы вакытларда Урал башкаласында шушы йортлар тирәсендә зур ыгы-зыгы бара. Әлеге аңлашылмаучанлык Россия Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы каршында “Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне куллану белән җитәкчелек итү агентлыгы” төзелү белән башланды.
Россиянең башка төбәкләрендә ничектер, ә менә агентлыкның Урал бүлекчәсе җитәкчесе Вера ханым Короткова, кулына вәкаләт килеп керү белән, әлеге биналарны моңа кадәр халык өчен эшләп килгән оешмалардан тиз генә бушатып та куйды. Төрле милли оешмаларның туган оясы булып саналган Тынычлык һәм Дуслык йорты да, бай китапханәсе белән дан тоткан һәм студентлар, балалар яратып йөргән Пушкин йорты һәм башка халыкка хезмәт итә торган биналар тартып алынгач, иҗтимагый оешмалар “урамда” калды.
Агентлык җитәкчеләре башка сыймый торган бу эшне “тарихи һәйкәлләрне, истәлекле мирасны саклау, реставрацияләү өчен, башбаштак оешмалардан саклап калып, аренда хакын даими түли ала торган кешеләргә тапшыру” дип аңлата. Тик бу очракта бер нәрсә борчый: барлык биналарны да арендага бер үк кеше алырга җыена. Әлбәттә, бу очраклы гына хәл түгелдер. Хәзер аренда өчен бик зур күләмдә акчалар вәгъдә иткән калын кесәле бу агайның соңыннан шәһәр уртасындагы бу гүзәл объектларны үз милке итеп сатып алуы бик ихтимал. Зур аппетитлы калын кесәле агайлар моның да юлын табар, мөгаен.
Ә гади халык вәкилләренә, бу мәдәни мирасны моңа кадәр саклап килүчеләргә кая барырга? Бу сорау бүгенгә кадәр ачык булып кала. Хәзер инде эш хокук саклау органнары карамагына күчә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз