news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкның табигый үсеше буенча Татарстан башка төбәкләрдән алда бара

Идел буе федераль округында халык үлеме буенча иң түбән күрсәткеч тә - Татарстанда.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Халыкның табигый үсеше буенча Татарстан башка төбәкләрдән алда бара. Узган елда Татарстанда халык саны 1600 гә арткан. Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Туу күрсәткечләре кимесә дә, үлем күрсәткечләре хисабына халыкның үсешенә ирешелгән. "Халык үлеме буенча иң түбән күрсәткеч Идел буе федераль округында - Татарстанда, халыкның табигый үсеше буенча да Татарстан башкалардан алда", - диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Өлкән яшьтәгеләрнең саны - 5,2 процентка, балаларның 3,88 процентка артуы күзәтелә. Шул ук вакытта эшкә сәләтле яшьтәге халык 2 процентка кимегән. Татарстанда гомер озынлыгы уртача 74,3 яшь булган (РФ дә ул - 72,7 яшь).

Республикада үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,5 процент тәшкил итә. Эшкә сәләтле яшьтәге халыкның үлеме 1,3 процентка кимегән. Яңа туган балалар үлеме 11,8 процентка азрак.

Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100