news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” акциясе дәвам итә

Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган акцияне КФУ профессоры Фоат Галимуллин башлап җибәрде.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова).  Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Халыклар Роберт Миңнуллинны укый” акциясе дәвам итә. 

“Бер йөрәктә туган җыр – мең йөрәкне кузгата” шигаре белән уза торган акциядә 200гә якын кеше катнашкан. 15 мартта башланган акция 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен, шагыйрьнең шигырен укып видеога төшерергә һәм социаль челтәрләрдә #kp2018 һәм #readMinnullin хештеглары белән куярга кирәк.

Шагыйрьгә багышланган акцияне "Кадрлар резервы" республика проекты оештырган. 15 мартта  акцияне КФУ профессоры Фоат Галимуллин башлап җибәргән.

Бүгенге көндә катнашучылар Роберт Миңнуллиның шигырьләрен татар, рус, инглиз, төрек, азәрбайҗан, башкорт һәм каракалпаклар телендә сөйләгән.

Акция тәмамлангач, нәтиҗәләр Татарстан халыклары Дуслык йортында үтәчәк чарада билгеле булачак.

Иртәгә Казандагы 88 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Роберт Миңнуллин оештырган фәнни-гамәли конференция катнашучылары белән очрашу кичәсе булачак. Очрашуда 150гә якын укучы катнашачак. Кичә сәгать 10.00 башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100