news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар дуслыгы йортында Тимур Агировның “Таулар. Күк. Ингушетия” фотокүргәзмәсе ачыла

Фотокүргәзмә ачылышында чын Ингушетия сырын авыз итеп булачак.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда 2 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында фотограф, блогер һәм сәяхәтче Тимур Агировның “Таулар. Күк. Ингушетия” фотокүргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Фотокүргәзмәдә фоторәссамның таулы Ингушетия гүзәллеге чагылган 40лап эше тәкъдим ителә. Күргәзмәне Ингушетиянең Татарстандагы илчелеге, Татарстан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы һәм йорты, Казандагы “Магас” ингуш милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Фотокүргәзмә ачылышында чын Ингушетия сырын авыз итеп булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100